Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

"Китапханә китаплары белән дуслашыйк!"

Безнең балалар бакчасына йөрүче балалар китапханәнең даими кунаклары. Китапханәче буларак үзем дә еш бакчада булам. Бүген дә балалар бакчасының кечкенәләр төркеме белән "Китапханә китаплары белән дуслашыйк!" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Нәниләр өчен булган З.Гыйльметдинованың “Тамчы кунакка бара китабыннан  хикәя кычкырып укылды. Хайваннар исемендәге җыелмадагы төрле хайваннар белән таныштылар, киселгән рәсемнәрне җыеп,  табышмакка җаваплар бирделәр.