Әдәби сәяхәт
“Тургай” балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме белән берлектә ”Яз” темасына багышланган әдәби сәяхәт үткәрелде.Сәяхәт барышында балалар яз һәм кошлар турында әсәрләр белән таныштылар, төп геройларга карата мөнәсәбәтләрен сөйләделәр, кошлар турындагы мәгълүматлар белән танышып, сорауларга җавап бирделәр. Р.Нуруллинның “Укымышлы чыпчыклар” китабыннан “Укымышлы чыпчыклар” , М.Сафинның “Сандугач”шигыре кычкырып укылды.Сәяхәт балаларда шатлык хисе генә түгел, ә китапка карата зур кызыксыну хисе дә уятты.