"Китапханәче һөнәре белән танышу"
Укучыларны һөнәри юнәлешле итү кысаларында 1 сыйныф укучылары өчен "Китапханәче һөнәре белән танышу" буенча экскурсия һәм әдәби сәгать үткәрелде. Иң беренче балалар китапханәче һөнәре турында кыскача мәгълүмат алдылар. Балалар китапханәдән файдала-нуның төп кагыйдәләре белән таныштылар, китаплар белән ничек эш итәргә, аларның ни өчен кирәклеген һәм китапларның ничек төзелүен белделәр. Матур итеп бизәлгән китап күргәзмәсенә куелган әдәби китапларга кыскача күзәтү ясалып, китап укыган баланың бик күпкә белемле,аңлы булуы турында фикерләр алышынды. А.Алишның “Сертотмас үрдәк”, “Өч кыз” әкияте кычкырып укылды.