“Татар коймаклары” остаханәсе
Республика күләмендә оештырылган “Ура,авылга!” проекты буенча балалар “Татар коймаклары” остаханәсендә кунакта булдылар. Шәһәрдән кайткан балаларда мич һәм анда пешкән коймаклар зур кызыксыну уятты. Алар борынгыдан килгән татар халкының милли ризыклары таныштылар. Аларга коймак әзерләү һәм пешерү буенча мастер- класс үткәрелде.Һәм кайнар мич коймагы белән шифалы үлән чәе белән сыйланып бер төркем балалар юлларын дәвам иттеләр.