“Саумы сез,авылдашлар!”
“Саумы сез,авылдашлар!”- Нормабаш авылында туып төрле җирләрдә яшәгән авылдашларны авыл көне бер түгәрәккә җыйды. Бәйрәмдә төрле милли уеннар, кызыклы ярышлар белән җыр-бию бергә үрелеп барды. Авылыбызның иң озак парлы гаилә булып яшәгәннәр дә, өлкәннәр дә,СВО да махсус хезмәттә булганнар да, батырларча һәлак булган егетләрнең гаиләләре дә зур ихтирамга лаек булып бүләкләр тапшырылды.Бу бәйрәм киче очраштырды,күрештерде.Димәк авыл яши,авыл чәчәк ата.