Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Өлкәннәр көне

Ел саен Норма авыл җирлеге башлыгы һәм җирлегебезнең иганәчеләре ярдәме белән өлкәннәребезгә бәйрәм күчтәнәчләре әзерләп тапшыру матур традиция булып  килә. Һәм 27-28 сентябрь көннәрендә без авыл җирлеге белән берлектә  Норма-Кариле, Нормабаш, Пүскән авылларында яшәүче өлкәннәребезгә бәйрәм күчтәнәчләрен өйләренә барып тапшырдык. Бәйрәм күчтәнәчен кулларына алуга, сабый кебек сөенгән һәм җылы хисләрен җиткергән  өлкәннәребез җирлеккә, иганәчеләргә һәм әлбәттә безгә изге теләкләрен, догаларын укып зуууур рәхмәтләрен җиткереп калалар.