Узган гасыр фаҗигасе
1552 елның 15 октябре милләт тарихына иң канкойгыч һәм фаҗигале көн буларак кереп кала. Казан яклавында сугышкан һәм һәлак булган каһарманнар турындагы якты истәлек ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә азатлык символы булып калачак. Бу истәлекле дата уңаеннан Кили филиалы хезмәткәре "Узган гасыр фаҗигасе" челленджын оештырды, анда балалар Татарстан, Казан тарихына багышланган шигырьләр укыдылар.