“Тукай эзләре буйлап...”
Өлкән яшьтәге укучыларыбыз катнашында “Тукай эзләре буйлап...” дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрелде. Тукайның тормыш маршрутлары буенча сәяхәт итеп, тормыш юлына, иҗатына кагылышлы сорауларга җаваплар эзләп, очколар тупланды. “Туган тел” һәм “Кызыклы шәкерт” командалары үзара көч сынаштылар. “Туган тел” командасы катнашучылары күбрәк очко туплап, сәяхәтнең җиңүчеләре булдылар.