“Әйтелмәгән васыять моңы”
3 март көнне Кили авыл китапханәсендә әниләребез һәм китап сөючеләр катнашында “Әйтелмәгән васыять моңы” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Әмирхан ага Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча сәяхәткә кузгалдык. Ана хакы, ана васыяте, балаларның ата-ана алдындагы бурычы турында чын күңелдән сөйләшү,фикер алышулар күңелләрне кузгатты.