Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

«Китап эчләрендә хәзинәләр».

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын «Китап эчләрендә хәзинәләр» исемле мәгълүмат сәгате белән башлап җибәрдек. Балалар китабы атнасы ничек һәм кайчан барлыкка килүе турында сөйләнде. Хәзерге заман язучылары һәм аларның китаплары белән таныштылар. Әдәби викторина сораулары. Биремнәре буенча белемнәрен сынадылар. Россия халыклары бердәмлеге елына аерым игътибар бирелде. Чарада катнашучылар Россия халыкларының әкиятләре — илнең бай мәдәни мирасы белән таныштылар.