Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Әйләнә сәхнә-әйләнә”.

Халыкара театр көне уңаеннан “Әйләнә сәхнә-әйләнә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе. Күргәзмә “Йолдызлар тормышыннан истәлекләр” бүлегендә театр тормышында танылган кешеләр, аларның тормыш юллары һәм кызыклы вакыйгалары турында мәгълүматлар куелды; “Театр дөньясы” исемле бүлеккә танылган авторларның китаплары урын алды; “Сәхнәле балачак” бүлеге кече яшьтәге сәхнә иҗатын яратучы балалар өчен.