Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Кошлар – безнең дусларыбыз”.

М

Кошлар көне якынлашкан көннәрдә бакча балалары белән “Кошлар – безнең дусларыбыз” исеме астында танып-белү сәгате үткәрелде. Балалар кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр, кошлар турында табышмакларга җаваплар таптылар, “Кошлы уен” уенын уйнадылар, кошлар турында китаплардан өзекләр тыңладылар, сорауларга җаваплар бирделәр.

Чарада  “Тукайны бергәләп укыйбыз, Читаем Тукая вместе" масштаблы республика проектын дәвам итеп Г. Тукайның “Кошларга”  шигырен Гөлназ апайлары кычкырып укыды.