Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Әкияттә кунакта”.

26 февраль - Әкиятләр сөйләү көне. Шул уңайдан 2 сыйныф укучылары белән “Әкияттә кунакта” исемле әдәби уку сәгате үтте. Укучылар «әкият» төшенчәсе һәм әкият төрләре белән таныштылар. Г.Тукай, А.Алиш, А.С.Пушкин, Г.Х.Андерсен һәм халык әкиятләрен искә төшереп балалар үзләренең яраткан әкиятләре һәм әкият геройлары турында сөйләделәр.  Әкият капчыгы китабыннан татар халык әкияте “Аю, бабай һәм төлке” әкияте кычкырып укылды. Пазлылар ярдәмендә әкиятләрне җыйдылар.

Әлеге чараның икенче өлешендә күренекле шагыйребез Г.Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” әкиятлренә дә тукталдык. Чараны “Тукайны бергәләп укыйбыз Читаем Тукая вместе" масштаблы республика проектына кушылып  “Кышка бер сүз” шигырен укып тәмамладык.