Җәлил иҗаты.
Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан балалар бакчасына йөрүче балалар белән Муса Җәлил иҗаты буенча кычкырып укулар үтте. Җәлилнең иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Җәлилнең балалар өчен язылган "Карак песи", "Әтәч", "Сәгать" шигырьләре укылды. Чара ахырында балалар һәркайсы песиләрне буяп ясадылар.