Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Бердәм халык – бердәм дәүләт”.

Россиядә Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан китапханәдә мәктәпнең советнигы катнашында “Бердәм халык – бердәм дәүләт” дип исемләнгән танып-белү сәгате үтте. Балалар бердәмлек елына багышланган күргәзмә белән таныштылар, Ватан тарихын һәм традицияләрен чагылдырган китапларның патриотизм һәм мәдәни мираска сакчыл караш тәрбияләүдәге әһәмияте турында белделәр. Әлеге чарада – Халыклар бердәмлеге төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе турында сөйләнде. Һәр милләтнең киемнәре һәм гореф гадәтләре белән таныштылар. Чара ахырында Әзербайҗан халыкларының “Тылсымлы шәмдәл” исемле әкиятен укып сорауларга җавап бирделәр.