“Сугыш сындырган балачак”.
Яшь герой-антифашистны искә алу көне уңаеннан “Сугыш сындырган балачак” исемле патриотик сәгать үтте. Әлеге чарада укучылар үзлере яшендәге малайлар һәм кызларның 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы вакытында олылар белән беррәттән, кылган батырлыклары һәм җиңү өчен үзләрен корбан итәргә әзер булуларын зур кызыксыну белән тыңладылар. Укычылар үзләре дә өстәлдә куелган материаллардан укып сөйләп чыктылар.
Шулай ук сугыш темасына кагылышлы табышмаклар чиштек, мәкальләрне төзедек, алфавит хәрефенең номеры буенча шифрлап бирелгән җөмләне таптык.