Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

"Тарихны, үткәннәрне барлаучы".

Китапханәнең китап укучылары өчен райондашыбыз мәгариф хезмәте ветераны Мөхәммәтҗанов Мәгъсүм Абдулла улының 95 яшьлек юбилее уңаеннан "Тарихны, үткәннәрне барлаучы" исемле күргәзмә ясалды.
Күргәзмәдә авторның "Ташны ярып үскән гөлләр" (китап 1941-1945 еллардагы Ватан сугышы тудырган ятимнәргә, аларга яшәү көче биргән Яңгул, Смәел авыллары балалар йортлары, шуларда эшләгән хезмәткәрләргә багышлана), "Алгарыш ташкыны ак җилкәннәр" (китап яңа чор, совет чорының таңында ук мәгәрифкә килгән, белем юлы сызучы авыл укытучылары хезмәте турында), "Пионер эзләреннән үткәннәргә сәяхәт" (китап район пионер хәрәкәтенең совет чорына багышлана), "Әрәмәләр шавы" (китап, башкалардан әлләни үзгә булмаган, гадәти татар авылы Яңгул турында), "Сорнай" (китап табигать киңлекләрендәге тарихи җирлектә яшәүче татар, удмурт, рус милләте кешеләренеңткәне, тормышы, хезмәте турында) исемле әсәрләре куелды.