“По дорогам сказок А.С. Пушкина”.
А. С. Пушкинны еш кына хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар.
Россиядә шагыйрьнең әсәрләре укучыларның теленнән төшми, һәрдаим укылып килә. Аның әкиятләре белән балалар кечкенәдән үк танышалар. 2 сыйныф укучылары белән “По дорогам сказок А.С. Пушкина” исемле библиоквест үтте.
Балалар белән Пушкинның әкият иленә сәяхәт кылдык, төрле станцияләрдә туктап, биремнәрен үтәделәр. Балалар әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр, әдәби геройларның парларын таптылар, “Алтын балык” әкиятен рольләргә бүлеп кычкырып укыдылар, әкиятләр буенча кроссвордлар өйгә эш итеп биреп җибәрелде