“Тылсымлы сүз".
11 нче гыйнвар – Халыкара “рәхмәт” көне. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди халык. Чынлап та, “Рәхмәт” сүзен ишетү һәм әйтү – кешеләр кичерә торган иң яхшы хисләрнең берсе.
“Рәхмәт” көне уңаеннан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Тылсымлы сүз" дигән квест - уен үткәрелде. Чараны Әхмәт Исхакның "Беренче рәхмәт" шигыре белән башлап җибәрдек.
мавыктыргыч сәяхәтләр ясадык: 1 киртә - “Каршыбызда сазлык”; 2 киртә – “Әдәплелек чәчәге”, 3 киртә – “Тылсымлы табышмаклар”, 4 киртә – “Әдәпле трамвайчы”. 5 киртә - кемнәргә һәм кайчан рәхмәт әйтүләре турында фикер алыштык. Чараны Фәнис Яруллинның "Хикмәтле сүз" шигыре белән тәмамладык.