Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Әйдәгез, сүзлекләр иленә”.

Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан 2 нче сыйныф укучыларына “Әйдәгез ,сүзлекләр иленә” дигән китапханә сәгате үтте. Чара барышында укучылар белешмәлекләр турында мәгълүматлар алдылар: аларның барлыкка килү тарихы, төрләре, алардан ничек итеп дөрес файдалану турында белделәр. Махсус кече яшьтәге укучылар өчен чыккан сүзлекләрне кулларына тотып эшләп карадылар.