“Шигъри юлга чыккан Чулпан”.
Инвалидлар ункөннлеге җитү уңаеннан мәктәп коллективы белән берлектә якташ язучыбыз, фикердәш клубын җитәкләүче шәхесебез Чулпан Габделганиева белән “Шигъри юлга чыккан Чулпан” исемле искиткеч чара үтте. Әлеге чарада укучылар автор белән якыннан таныштылар, аның шигырьләрен сөйләнделәр, шигыренә язылган җырларны җырладылар. Автор үзе дә шигырьләрен сөйләде, үзенең ярышлардагы уңышлары белән бүлеште.