Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

Кәгазь квадратаның сере.

11 ноябрьдә Бөтендөнья оригами көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 2 нче сыйныф укучылар өчен китапханәдә оригами дәресе үткәрелде. Кәгазьдән төрле фигураларны җыюның традицион сәнгате «Оригами»ның барлыкка килү тарихы белән таныштылар.

Һәр бала, үзенең иҗади сәләтен күрсәтеп, үз теләге белән кул эшләре һәм бизәкләр ясады.