Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Китап битләрендә хайваннар”.

Бакчага йөрүче балалар белән “Китап битләрендә хайваннар” исемле әдәби зоопарк үтте. Чара Р. Миңңуллинның “Безнең авыл зоопаркы” шигыре укып башладык. Балалар шәһәрдә генә түгел авылда да үзебезнең хуҗалыкларда да зоопарк булганлыгы турында әңгәмә кордык. “Чеби”, “Сыер”, “Каз”. “Күркәләр” һ.б. турында шигырьләр тыңланды. Зур кызыксыну белән хайваннар турында китаплардан йорт хайваннарын эзләп таптык һәм алдан әзерләп куелган хайваннарны буядылар.