«Ваша безопасность в Интернете».
Ел саен 30 сентябрьдә Россиядә интернет көне билгеләп үтелә.
Бүген интернет россиялеләр тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Интернет көненә багышлап Бөтендөнья челтәрендә аларны көтеп торган куркынычлар, интернет киңлекләрендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында мәгълүматлар тупланган буклет, памяткалар таратылды.