"Гаилә белән китапханәгә".
Отчет
"Гаилә белән китапханәгә" девизы астында ачык ишекләр көне үтте. Гаиләләр өчен китапханәдә урнашкан кече музейга экскурсия оештырылды, китапханәче китапханәдән файдалану кагыйдәләре һәм заманча мөмкинлекләр турында сөйләде. Китапханәгә килгән гаиләләр балалары белән бергә яраткан китапларын укыдылар, яраткан геройларын ясадылар, шулай ук өстәл уеннары да уйналды. Бу чара балаларга күңелле, файдалы итеп вакыт үткәрергә, ә әниләргә әбиләргә күптән укыган әсәрләрен искә төшерергә мөмкинлек бирде.