“Нәрсә ул терроризм”.
Террорчылыкны профилактикалау кысаларында террорчылык һәм экстремистик эшчәнлеккә каршы көрәш буенча “Нәрсә ул терроризм” исемле әңгәмә-фикер алышу үтте. Әңгәмә барышында террорчылык проблемасының мөһимлеге һәм әһәмияте, террорчылыкның сәбәпләре, шулай ук террорчылык янаулары килеп чыккан очракта башкарырга тиешле гамәлләр турында сөйләштек. Китапханәче бүген террорчылыкның кешелек дөньясы XXI гасырга кергән иң җитди проблемага әйләнүе һәм теракт куркынычы барлыкка килгән очракта һәм заложник итеп алган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде.