Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Әдәби калейдоскоп”.

Китап укучылар  өчен пушкин картасы кысаларында “Әдәби калейдоскоп” исемле чара үтте. Әлеге чарада биремне үтәп әдәбият өлкәсендәге белемнәребезне тикшердек. 1 этап - Китап һәм төзелеше буенча сорауларга җавап бирергә, 2 этапта - язучылар һәм аларның әсәрләрендәге кызыклы фактларны искә төшерергә, 3 этап - язучының портретын төзергә, 4 этап - укылган өзек буенча әсәрнең авторын һәм исемен билгеләргә иде. Бу уенда китап укучылар үз белемнәрен күрсәтеп кенә калмыйча, әдәбият өлкәсендә үзләре өчен бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар  да алдылар.