Сугыш кайтавазы.
Балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү максаты нигезендә “Сугыш кайтавазы” исемле патриотик сәгать үтте.
Җиңү көне плакатлары, “Хәтер китабы” һәм “Алар җиңү алып кайтты” китаплары, өчпочмаклы солдат хатлары, пилоткалар, георгиевский тасмалар куелган күргәзмә ясалды һәм күргәзмә буенча мәгълүмат бирелде.
Фронтовик язучылар: М.Җәлилнең, А.Алишның, Ф. Кәримнең балалар өчен язылган китапларына күзәтү ясалды. Балалар аларның сугышта катнашуларын һәм аңа карамастан балаларга күп кенә матур һәм мәгънәле әсәрләрен калдыруларын ачыкладылар. Чара ахырында балалар белән бергә солдат пилоткасын ясадык.