“Утлы еллар поэзиясе”.
Балалар китап атналыгы кысаларында Ватанны саклаучылар елы уңаеннан китапханәдә китап укучы балалар өчен “Утлы еллар поэзиясе” исемле шигъри сәгать үтте. Әлеге чарада балалар Ф.Кәрим, М.Җәлил, А.Алиш, Ә.Ерикәй, З.Нури, Б.Рәхмәт, Х.Туфанның шигырьләре белән таныштылар һәм үзләренә ошаган шигырьләрен татар һәм рус телләрендә кычкырып укыдылар.