“Урман һәм су - безнең байлыгыбыз”.
Китапханәдә урманнар һәм сулар көне уңаеннан “Урман һәм су - безнең байлыгыбыз” исеме белән экологик уеннар уйналды. Беренче өлештә география фәне укытучысы буларак Рания апалары балаларга урман һәм суның файдалары турында кирәкле информацияләр җиткерде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Икенче өлештә “Җавапны бел һәм рәсемлә”, “Ниниди бөҗәк икәнлеген әйт”, “Капчыкта нәрсә бар?”, һ.б. экологик уеннар уйналды.