Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

"Кырыс сугыш балалары".

8 февральдә бөтендөнья Яшь герой-антифашистны искә алу көне билгеләп үтелә. 80 еллыкны каршылап 8 февральдә яшь герой-пионерларны искә алып "Кырыс сугыш балалары" исемле хәтер сәгате үтте. Әлеге чарада укучылар үзләре яшендәге малайлар һәм кызларның 1941-1945 елларда  Бөек Ватан сугышы вакытында олылар белән беррәттән, кылган батырлыклары  һәм җиңү өчен үзләрен корбан итәргә әзер булуларын зур кызыксыну белән тыңладылар. Укучылар үзләре дә өстәлдә куелган материаллардан укып сөйләп чыктылар.