“Холокост онытылмаслык яра".
27 январь Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көнендә “Холокост онытылмаслык яра" исемле тарихи мәгьлүмати әңгәмә мәктәп белән берлектә үтте. Әңгәмә барышында советник Лилия Ураловна Россия һәм Бөек Ватан сугышы тарихында концлагерьлар темасының нинди урын алып торуы, Холокост, Освенцим, Бухенвальд лагерьларында олылар һәм балалар кичергән коточкыч хәлләр турында сөйләде.