Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

Студентлар көне.

25 гыйнвар - студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп укучылары һәм студентлар арасында бәйге уздырдык.  Иң элек без студентларны һәм булачак студентларны бәйрәм белән котладык. Аларны әлеге датаның барлыкка килү тарихы белән таныштырдык. Аннан соң ярышлар башланды. Биремнәр төрле иде, ярышучылар мәктәп программасы материалларын, татар халык мәкальләрен һәм табышмакларын искә төшерделәр, тапкырлыкта, җитезлектә һәм төрле катлаулы хәлләрдән чыгу юлын табу осталыгында  ярыштылар.