Искечә Яңа ел.
Яңа ел - елның иң серле һәм көтеп алынган бәйрәме. Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтә. 13 январь көнне “Нур” группасына йөрүчеләр өчен “Искечә Яңа елны каршылыйбыз” дип исемләнгән бик матур очрашу булды.
Балачакларын искә төшереп, шигырьләр сөйләп, җырлап-биеп күңел ачтылар. Китапханә ишеген ачып кергән һәркем, китапсыз кайтып китмәде. Китаплардан оештырылган “Яраткан китап укучым - барысы да синең өчен!” дигән китап күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады.