“Тау шуарга”.
Кышын таудан шуу - бик күп уңай эмоцияләр бирә торган спорт төре. Һәм балалар өчен таудан шуу - файдалы шөгыль. Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы өчен “Тау шуарга” исеме астында таудан массалы шууны оештырдык. Һәм ахырдан тәмле коймаклар белән кайнар чәйләр белән сыйландык.