«Чыршы тирәли уеннар».
Кыш ап-ак бәйрәм ул. Балалар өчен Яңа ел — могҗизалар вакыты! Яңа ел каникуллары – балалар өчен иң күңелле һәм кызыклы вакыт. 5 январь көнне китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп «Чыршы тирәли уеннар» күңел ачу - уен программасын әзерләделәр. Балалар чыршы янындагы «Себеркеле эстафета», «Иң җитез», һ.б конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар.