«Якоб һәм Вильгельм Гримм әкиятләре»
Балалар өчен «Якоб һәм Вильгельм Гримм әкиятләре буенча» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар сораулар ярдәмендә бертуган Гриммнарның әкиятләре буенча сәяхәт иттеләр. Укучылар абыйлы - энеле Якоб һәм Вильгельм Гриммнар тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән таныштылар, китапларына күзәтү булды. Әкиятләрен искә төшерделәр, әсәрләрендәге геройлар турындагы сорауларга җавап бирделәр. Әдәби сәгать ахырында «Сахарный домик» әкиятен кычкырып укыдылар.