“Язмышларга буйсынмас җаннар”.
3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне. Инвалид шәхесләр, аларның иҗаты, тормышы белән таныштыру максатыннан китапханәдә “Язмышларга буйсынмас җаннар” исемле китап күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә физик мөмкинлекләре чикләнгән язучыларыбыз Фәнис Яруллин, Гакыйл Сагыйров, Рәниф Шәрипов китаплары, Кәүсәрия Шафикова, үзебезнең район кызы Чулпан Габделганиеваның шигырьләр җыентыгы урын алды.