“Без – бер ил гражданнары”.
Халыкара толерантлык көне ел саен 16 ноябрьдә билгеләп үтелә. Толерантлык турында сорау хәзер игътибар үзәгендә. «Толерантлык» төшенчәсен балалар гына түгел, өлкәннәр дә төрлечә кабул итә, ләкин балаларга толерантлык нәрсә икәнен аңлау бик мөһим. Бу көн уңаеннан китапханәдә мәктәп укучылары өчен “Без – бер ил гражданнары” исемле мәгълүмат сәгате үтте. «Толерантлык» төшенчәсе, аның килеп чыгышы, мәгънәсе белән танышу, укучыларга проблемаларны тыныч юл белән чишү мөһимлеген аңларга мөмкинлек бирде.