«Бердәмлек-илебез горурлыгы».
Безнең илдә 2005 елдан башлап ел саен 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Россия тарихындагы мөһим вакыйга. Бу-дуслык һәм берләшү, мәхәббәт һәм татулык бәйрәме. Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, «Бердәмлек-илебез горурлыгы» исемле шигырьләр уку сәгате үткәрелде. Балалар үзләренә ошаган шигырьләрне кычкырып укыдылар.