Кызыклы журналлар.
Китапханәдә яшүсмерләр өчен "Кызыклы журналлар" исемле библиографик дәрес үтте. Китапханәче вакытлы матбугатның төрләре, газета-журналлар турында: аларның аермасы һәм охшашлыгы нәрсәдә, нинди журналлар була, алар үз билгеләре буенча ничек классификацияләнәләр аңлатып китте. Яшүсмерләр һәр журналның үз стиле һәм үз кыяфәте барлыгын, журналларның өстәмә уку, кызыклы мәгълүматлар алу, ял итү өчен кирәк булуын ачыкладылар.