Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

Кем соң ул ЮХИДИ хезмәткәре?

Балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүгә аерым игътибар бирәбез. 3 июль Юхиди хезмәткәрләре көне уңаеннан бакча балалары белән “Кем соң ул ЮХИДИ хезмәткәре?” дип исемләнгән  профилактик әңгәмә үтте. Чара барышында  әңгәмәдә юл йөрү кагыйдәләре, урамда һәм транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, уеннарда, рәсемнәрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшердек.