Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

«Наши истоки. Читаем фольклор».

21 февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан Ульяновск өлкәсенең С. Т. Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе үткәргән VI Халыкара «Наши истоки. Читаем фольклор» акциясенә кушылдык. Чарада мәктәп укучылары катнашты, алар өчен  “Мифлар һәм легендалар” исемле фольклор сәгате үткәрелде. Китапханәче дөнья халыкларының мифлары һәм легендалары, әкиятләре белән таныштырды. Укытучы апалары үзләренә генә хас булган бәйрәмнәре, киемнәре турында өстәде. Укучылар мифларның, легендаларның, әкиятләрнең килеп чыгышы тарихы белән таныштылар, тел көне уаеннан шигырьләр сөйләделәр.