Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

Игълан ителмәгән сугыш.

15 февраль – совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылуга 35 ел тулган көн. Шул уңайдан "Игълан ителмәгән сугыш" темасына хәтер сәгате уздырылды. Чарада катнашучылар Әфганстан хәрби вакыйгаларында катнашкан солдатларыбызның батырлыгы, шул исәптән якташларыбызның да, хәрби бурычларын үтәүләре турында белделәр. Әфган сугышчыларының өй архивларыннан фотоларны кызыксынып карадылар.
Безнең Югары һәм Түбән Шубан авылларыннан 4 егеткә Шайхетдинов Дамир, Шарипов Марат, Гильметдинов Марсел, Хабибрахманов Нурлыхакка Әфган җирен күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килә.
Кызганыч, бүгенге көндә Хабибрахманов Нурлыхак безнең арада юк инде.