“Әдәбиятта укытучы образы”.
2023 ел Россиядә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә “Әдәбиятта укытучы образы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Ел дәвамында китап укучыларны укытучы һәм укучылар тормышы, мәктәп дөньясын яктырткан китаплар белән яктыртылып барачак. Күргәзмәгә Муса Җәлилнең “Беренче дәрес”, Ләлә Гыймадиеваның “Ике әни һәм бер математика”, Валентин Распутинның “Уроки французского”, Чыңгыз Айтматовның “Беренче мөгаллим”, Николай Носовның “Витя Малеев в школе и дома”, Илшат Сәйфуллинның “Җиденче дәрес” һәм башка китаплар тәкъдим ителде.