«Моя Родина – Россия!».
12 июньдә төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе Россия көне билгеләп үтелә. Ул шул ук вакытта иң яшь һәм тантаналы бәйрәмнәрнең берсе – Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы, һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы вакыйга уңаеннан 8-15 июнь аралыгында «Моя Родина – Россия!» исемле күргәзмә урын алды һәм китап күргәзмәсе янында китапханәгә килүче укучыларга күзәтү ясалды.