Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Музей - мавыктыргыч дөнья”.

Китап укучылар өчен 18 май көнне китапханәнең мини-музее буенча “Музей - мавыктыргыч дөнья” исемле экскурсия планлаштырылган иде. Мини-музей яки туган якны өйрәнү почмагы - китапханә укучыларын туган як тарихын өйрәнүгә кызыксынуын арттыру максатыннан булдырылды. Экспонатларны җыю бер нәрсә, ә китап укучыларга җәлеп итәрлек итеп урнаштыру икенче мәсьәлә. Музейлар көне уңаеннан китапханә укучылары экспонатлар белән таныштылар.