“Читаем детям о войне” Халыкара акциясе.
Самара өлкәсе балалар китапханәсе үткәргән “Читаем детям о войне” Халыкара акциясенә безнең китапханә дә читтә калмады. Әлеге акциянең максаты -сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү.
“Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калды...” исемле китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Укучылар өчен Ибгаһим Газиның “Малай һәм эт” әсәре укылды һәм әсәр буенча әңгәмә үткәрелде. Шулай ук укучылар үзләре дә кычкырып шигырьләр укыдылар.