“Китапның элементлары”.
13 апрель көнне 3 сыйныф укучылары өчен “Китапның элементлары” исемле библиографик дәрес үткәрелде. Әлеге чарада укучылар китапның структурасы турында белделәр, китапларның нәрсәдән торганын мисаллар белән аңладылар, аннотацияләрне чагыштырырга, аның буенча теге яки бу китапның нәрсә турында сөйләячәген, аның никадәр кызыклы булуын билгеләргә өйрәнделәр.