“Язны сәламли кошлар”.
1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. Шул уңайдан китапханәдә 3 апрель көнне балалар бакчасы балалары өчен “Язны сәламли кошлар” дип исемләнгән әдәби ярмарка үткәрелде. Балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләнде. Балалар өчен әдәби китаплардан кошлар турында шигырьләр, хикәяләр укылды. Балалар бик теләп китапханәче ярдәме белән табышмак, кроссвордларга җаваплар таптылар.